Ютазы авылында яшәүче Гарвия Шәрип кызы Мусинага бүген, 2020 елның 1 гыйнвар иртәсендә 90 яшь тулды.
Тыл хезмәтчәнен олуг юбилее һәм Яңа ел белән район кунаклары - башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова һәм Ютазы авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Наил Җәләев тәбрик итте. Озын гомерле якташыбыз район башлыгы исеменнән кыйммәтле бүләк һәм РФ Президенты Владимир Путиннан адреслы котлау хаты кабул итте.
Гарвия Мусина ямьле Ык елгасы буенда урнашкан элекке Тымытык, хәзерге Азнакай районының Тымытык авылында гомер иткән Шәрип ага гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга аваз сала. Кызчык биш яшендә ятим кала – гаилә төп туендыручысын югалта. “Әни, безне ач итмәс өчен, көнне-төнгә ялгап эшләде, төн кунарга гына йортка кайта иде, бахыркаем”, - дип авыр шартларда узган балачак елларын искә алды юбиляр.
1947 елда ул фронтовик Мирхабитҗан Мусинга кияүгә чыга. Бераздан соң алар Ютазы авылына күченеп килә. Гаиләдә бер-бер артлы балалар туа. Хәзерге вакытта, картлыкның түренә атлаучы Гарвия әби биш улы – биш алтын терәге белән горурланып, аларның кадер-хөрмәтен тоеп яши.
Илмира ГАЛИЕВА