Бүген Димтамак авылында яшәүче тыл ветераны Җәүһәрия Кашбуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп уза.
Җәүһәрия апа тумышы белән Мөслим районының Октябрьск авылыннан. Сугыш башланганда аңа нибары унике яшь була. Унсигез ел авыл колхозында хезмәт куя ул. 1961 елда тормыш җилләре аны безнең якларга китерә, биредә ул тормышка чыга, ике бала табып үстерә. 27 ел буе Алабакүл кирпеч заводында эшли, шуннан лаеклы ялга китә. 47 ел эш стажы бар Җәүһәрия апаның.
54 ел тормыш иптәше белән матур гына тормыш кичерә юбилярыбыз. Кызганычка каршы ике ел элек тормыш иптәше бакыйлыкка күчә.Бүгенге көндә Җәүһәрия апа кызының тәрбиясендә көн күрә. Әлеге истәлекле көндә аны туган көне белән район башкара комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова һәм Димтамак авыл җирлеге җитәкчелеге тәбрик итте.