Урыссу бистәсендә – республика көрәшчеләре

2020 елның 4 гыйнвары, шимбә

“Олимп” спорт комплексында Ютазы муниципаль районы башлыгы призына 2002-2003 елларда туган яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы турниры узды.

Татарстанның Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Зәй, Казан, Лениногорск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Яшел Үзән шәһәрләреннән һәм, әлбәттә, Урыссу бистәсеннән, шулай ук Башкортстанның Октябрьский шәһәреннән килгән спортчыларны һәм аларның тренерларын Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин, ТР Спорт көрәше федерациясенең башкарма директоры Рөстәм Таһиров, Ютазы районында грек-рим көрәше буенча федерация президенты Ленар Идрисов сәламләде.

Спортчылар һәм җанатарларга Октябрьский шәһәреннән килгән гимнастлар үз чыгышлары белән күңелле мизгелләр бүләк итте. Спорт залында яңгыраган РФ һәм ТР гимннары ярышларга старт булып яңгырады.

Келәм өстенә чыккан бер йөзгә якын көрәшче арасында барган бил алышын күзәткәннән соң, грек-рим көрәше йомшак нервылы кешеләр өчен түгеллеген яхшы аңлыйсың. Шуңа күрә әлеге спорт төре белән бары тик ир-егетләр генә мавыгадыр да, мөгаен. 

Илмира ГАЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International