Какылы Күл авылында – Яңа ел бәйрәме

2020 елның 4 гыйнвары, шимбә

Авыл халкы гына түгел, бәйрәмгә кайткан кунаклар да бу кичне Какылы Күл авылы клубында рәхәт итеп күңел ачты.

Карнавал костюмнарыннан клубка килгән халык җырлады, биеде, уеннарда катнашты, Кыш бабайдан бүләкләр алды.

- Яңа 2020 елны каршы алырга җыелган 80гә якын кешенең һәркайсына шөгыль җитте. Безнең халык шулкадәр бердәм һәм сәләтле ки, бернинди иганәчесез дә Яңа ел бәйрәмен күңелле итеп уздырдык, - дип шатлыгы белән уртаклашты мәдәният хезмәткәре Фәйрүзә Мортазина.

Илмира ГАЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International