Балалар өчен Яңа ел бәйрәме - ул чын әкият, тылсым дөньясы һәм күп кенә сюрпризлар!
Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда балалар өчен конкурс-уен программасы, күңелле әйлән-бәйлән, флешмоб оештырылды, аларны Кыш бабай һәм Тычкан – ел символы котлады. Балалар бик теләп төрле уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар. Биеделәр, җырладылар һәм табышмаклар чиштеләр. Чара күңелле һәм кызыклы үтте. Соңыннан барлык катнашучылар татлы призлар алдылар һәм Кыш Бабай һәм Тычкан белән фотога төштеләр.