Бүген, 5 гыйнвар көнне Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда балалар өчен "Кышның күңелле шуклыклары!» дип аталган уен программасы уздырылды.
Әниләр һәм әтиләр, әбиләр балалар белән бергә үзләренең балачакларын искә төшерде! Актив рәвештә хоккей уйнадылар, “себеркегә атланып очтылар", әйлән-бәйлән уйнадылар, тизлеккә кәрҗинне кар йомарламнары белән тутырдылар һәм, әлбәттә инде, бик күп биеделәр!