Урыссуда Раштуа бәйрәме кичен дәвам итте

2020 елның 8 гыйнвары, чәршәмбе

Кичә кич район мәдәният йорты каршындагы мәйданда Раштуа бәйрәме уңаеннан кичке күңел ачу булды.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре кич белән дә район халкы өчен күңел ачу чаралары әзерләгән иде. Бистә халкы әкият геройлары белән бергәләп күңел ачты, төрле ил халык көйләренә рәхәтләнеп биеде, чыршы тирәли Кыш бабай белән бергә әйлән-бәйлән әйләнде. Иң актив һәм иң җитезләр Кыш бабайдан бүләкләргә ия булды.

Саф һавада рәхәтләнеп уйнап, биеп, олылар да, балалар да күңел күтәренкелеге алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International