Иң яхшы урам себерүчеләр билгеләнде

2012 елның 14 ноябре, чәршәмбе
Шушы көннәрдә “Иң яхшы урам себерүче-2012” һөнәри осталык бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Ул узган шимбәдә, 10ноябрьдә, инфраструктур үсеш бүлеге начальнигы урынбасары А. Кондрашов рәислегендә үтте.

Бәйге җиңүчеләрен бүләкләү уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы А. Подовалов идарә итүче оешмалар хезмәткәрләренә изге теләкләр адреслады. “Безнең урамнарыбыз, ишегалларыбызның чисталыгы халыкның кәефенә дә йогынты ясый, кешеләрнең культуралыгының ниндидер күрсәткече булып тора, район җитәкчелегенең дә билгеле бер дәрәҗәдә эшен күрсәтә”,-дип билгеләп үтте ул. Район башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары З. Сәетгалина үз һөнәрендә иң яхшыларның исемнәрен исемнәрен атады. Андрей Николаевич аларга грамоталар һәм акчалата премия тапшырды. Шулай итеп, компетентлы жюри бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны И. Хәйретдиновага (ТСЖ «Удача») бирде. Икенче – К.Гайнетдинова (ТСЖ “Маяк”) һәм өченче урында – Р. Миңнегалиева (ТСЖ “Восток”). Тикшерү барышында комиссия чисталык, үләннең чабылган, яфракның җыелган булу күрсәткечләренә игътибар итте, шулай ук йорт яны территорияләрен җыештыру буенча хезмәт күрсәтүдә халык фикерен исәпкә алды. Нәтиҗә мондый:

ТСЖ «Удача» (председатель Н. Ратникова) – 17,6 балл

ТСЖ “Маяк” (председатель В. Антонов) – 16,75 балл

ТСЖ «Восток» (председатель Р. Канзафаров) – 15 балл

Идарә итүче компания ( З. Ильясов) – 14,75 балл
Шунсын да билгеләп үтәргә кирәк, “Удача”да комиссия Болын, 9, Урыссу,72, Шамкин, 49, Тукай, 6, Химиклар тыкырыгы, 3 ишегалларының чисталыгы һәм тәртибе белән танышты. “Маяк” ТСЖда тикшерү Куйбышев, 3 һәм Куйбышев, 7, Чкалов,33, Славян тыкырыгы,8 буенча булды. “Восток” ТСЖда Болын, 29, Ленин, 2, Пионер, 4, Урыссу, 26 һәм 66 йортлар ишегалларын тикшерделәр. Идарә итүче компаниягә караган Сирин,39, Урыссу, 19, Горький, 1 һәм Химиклар тыкрыгы, 7а ишегаллары буенча тикшерү үтте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International