Ә алар озак вакытлар истә калсын өчен, бәйрәмне тылсымлы итәргә, уеннар, конкурслар белән баетырга тырыштылар.
4 гыйнвар көнне Үзәк балалар китапханәсе Урыссудагы 2 нче санлы мәктәп яны лагере укучыларын "Экранда китап геройлары" дигән китапханә киносеансына чакырды. “Балалар киносы көне” 1998 елның 8 гыйнварында Мәскәү хөкүмәте тарафыннан Мәскәү балалар фонды инициативасы белән гамәлгә куелды. Балалар кино турында бик күп кызыклы фактлар белделәр, шулай ук фильм төшерү серләре белән таныштылар. Актив тамашачылар кинематограф өлкәсендәге белемнәрен тикшереп, викторинада катнаштылар. Чара «Маша һәм Витяның Яңа ел маҗаралары» балалар нәфис кинофильмын карау белән тәмамланды.
6 һәм 8 гыйнварда район мәдәният йорты мәйданында «Загадки матушки Зимы” һәм “Зимние забавы” конкурс - уен программалары узды. Узган җылы көннәрдә Яңа ел чыршысы янында балалар Яңа ел викториналарында катнаштылар, кышкы табышмаклар чиштеләр, кышкы әкиятләрне искә төшерделәр, шулай ук зур кызыксыну белән төрле күңелле конкурсларда катнаштылар. Китапханәчеләр белән үткәрелгән Яңа ел каникуллары һәр яшь китап укучыда онытылмаслык тәэсирләр калдырды.