Таныш булыгыз - «Электросоединитель»АҖнең элемтә электромонтеры Сергей Смирнов.
2018 елдан Сергей прибор ярдәмендә тәңкә акчалар һәм инструментлар, авыл хуҗалыгы җиһазлары, ашханә приборлары һәм башкалар рәвешендәге раритет артефактлар эзләү белән мавыга. Хатыны белән бакча кишәрлегендә яшелчә үстерү белән шөгыльләнәләр, туфрак өчен аеруча зарары аз саналган табигый җир эшкәртү стилен саклап эш итәләр.
Әмма парапланеризм аның тормышында иң төп һәм гадәти булмаган мавыгу булып тора.
"Күк турындагы хыял, мөгаен, минем белән бергә тугандыр. Кечкенәдән күк киңлекләрен яуларга һәм, туган җир хозурлыгын күздән кичереп, биеклектә кошлар кебек очарга хыялландым.…».