Бүген 2020 нче елның 1 нче гыйнварында туган Ютазы районында беренче бала-кыз кешегә туу турында таныклык тапшырдылар.
Сабый 1 гыйнварь көнне 23 сәгать 08 минутта Бөгелмә шәһәренең бала тудыру бүлегендә дөньяга килгән. Елның беренче баласы гаиләдә- өченче, аның тагын бишенче сыйныфта белем алучы абыйсы һәм Кәрәкәшле авылы балалар бакчасына йөрүче апасы бар. ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында – Ильвина беренче сабый.
Әлеге истәлекле көн уңаеннан Ильвинаның әти-әнисен район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, ЗАГС бүлене начальнигы Гузәлия Фәхртдинова тәбрик иттеләр.
- Сезне гаиләгездәге куанычлы көн белән тәбрик итәм. Хәзер инде сез күпбалалы гаилә. Сабыйларыгызны тигезлектә, сәламәтлектә үстерегез. Киләчәктә аларның уңышларына сөенеп яшәргә язсын, - дип Сергей Рузанов әнигә чәчәк бәйләмнәре, истәлекле бүләк һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов исменнән котлау открыткасы тапшырды.