Яңа ел чаралары чорында аеруча зур әһәмияткә ия булган Раштуа бәйрәме – кешеләргә һәм тормышка, аның мәңгелек яңарышына ышаныч тудыра торган искиткеч тантана. Бу елның иң якты һәм матур көннәренең берсе. Үзәк китапханәдә «Яңарыш» клубы кысаларында «Раштуа калейдоскобы» дип исемләнгән очрашу узды. Чарада сукырлар җәмгыятенең Ютазы җирле оешмасы әгъзалары катнашты.
Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова бәйрәмнең тарихы, Европа илләрендә Раштуаны бәйрәм итү турында сөйләде. Очрашуда «Раштуа бәйрәме тарихы» видеоролигы күрсәтелде — бу - борынгы Иудея иле, Гайсә туган Вифлеем шәһәре, Вифлеем йолдызы турында. Рус халкының Раштуа бәйрәме белән очрашу традицияләре турында сөйләүне кызыксынып тыңладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, «Йөзек» уенын уйнадылар, А.Пушкинның «Евгений Онегин» китабы буенча күрәзәчелек иттеләр, «Рождественская показуха» уенында актив катнаштылар. Шулай ук «Фанты» һәм «Музыкаль капчык» уеннарын да бик теләп уйнадылар, анда уенчы язылган кәгазьдәге кыш яки кышкы бәйрәм турында җырның беренче юлыннан соң җырны дәвам итәргә тиеш булды. Чарада катнашучылар, «Кар Кызы һәм Змей Горыныч" театральләштерелгән тамашасында катнашып, бөтен елга җитәрлек яхшы кәеф тупладылар.
Күңелле Раштуа бәйрәме тәм-томнар белән кайнар чәй һәм ихлас аралашу белән тәмамланды.