Халыкара авыл яшьләре конгрессы Казанда 25 ил: Германия, Мисыр, Конго, Һиндстан, Испания, Марокко, Мексика, Нигерия, Пакыстан, Португалия һ. б. вәкилләрен җыячак.

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

«Авыл хуҗалыгы министрлыгы яшь квалификацияле кадрларга ярдәм итү ягында, шуңа күрә Халыкара авыл яшьләре конгрессын уздыру идеясен хуплады. Бу мәйданчык авыл яшьләре хәрәкәтен үстерү һәм авыл территорияләрен пространстволы үстерү мәсьәләләре буенча чит ил коллегалары белән тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирәчәк», - дип хәбәр итте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов. Чарада шулай ук «ТР Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Диләрә Шувалова һәм ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков катнашты.

Матбугат конференциясенең төп темасы быел беренче тапкыр Казанда узачак Халыкара авыл яшьләре конгрессы булды. 25 илдән 37 чит ил делегаты заявка биргән инде. Аерым алганда, БДБ, Германия, Мисыр, Конго, Һиндстан, Испания, Литва, Марокко, Мексика, Нигерия, Пакыстан, Польша, Португалия, Төньяк Македония, Төньяк Ирландия, Сербия, Сенегал, Словения, Төркия һәм Эстония илләреннән. Конгресста 25 халыкара спикер һәм 20дән артык федераль спикер катнашачак.

Марсель Мәхмүтов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының республиканың Аграр яшьләр берләшмәсе белән тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә авылда тормыш дәрәҗәсен арттыручы социаль проектларны гамәлгә ашыру гына түгел, ә авыл җирлекләренә мәгълүмати-консультатив күчмә бригадалар, яңа эш башлаучы эшмәкәрләрнең белем бирү программалары, җирле үзидарә органнарының проект идарәсенә өйрәтү кебек уртак чаралар да оештыра алуын билгеләп үтте.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International