Киңәшмә кысаларында "Мәгариф бүлеге" МКУ җитәкчесе катнашучыларны район мәгариф учреждениеләре буенча эшләнгән эшләр һәм алда торган планнар белән таныштырды.
Икенче сорау буенча "Мәгариф бүлеге" МКУ методисты В.И. Орехова чыгыш ясады. Ул балалар иминлеге хакына балалар һәм ата-аналарның уртак тел табуы зарурлыгына басым ясады. Җыелышта катнашучылар игътибарына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларны караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналар түләвенең артуы турында мәгълүмат җиткерелде.
https://vk.com/public133612977?z=photo-133612977_457248011%2Fwall-133612977_4594