Ветеран Миңнебай Миңнекәевның туган көне

2012 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген район советы аппараты җитәкчесе Г. Латыйпова, район ветераннар советы председателе З. Глушкова, “Бетон +” ҖЧҖ вәкилләре С. Ямаева һәм З. Кашапова сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Бөек Ватан сугышы ветераны Миңнебай Миңнекәевны туган көне белән котладылар. Алар аңа иң җылы теләкләрен җиткерделәр. Бүгенге көндә Миңнебай Миңнекәев актив иҗтимагый тормышы алып бара, ул – районның хөрмәтле кешесе. Кунаклар ветеран белән бергә аның Урыссу тимер эшләнмәләр заводындагы хезмәт юлын хәтердә яңарттылар. Шунысы сөенечле: заводта аны җылылык белән искә алалар. Ул әле хәзер дә яшьләргә киңәшләре белән булыша, белемнәре белән уртаклаша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International