Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бакчачылык ширкәтләреннән эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын финанслашу программасы буенча ремонтлауга гаризалар җыя башлады

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Республикада эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бакчачылык ширкәтләре чыгымнарын финанслашу буенча программа инде беренче ел гына уңышлы эшләп килми. Коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә Татарстан Республикасы бюджетыннан үз территорияләрендә эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлау белән бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирү юлы белән дәүләт ярдәме күрсәтү өчен документлар исемлеге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 20 декабрендәге 1185 номерлы карары (ТР Министрлар Кабинетының 07.09.2009 ел, № 798 карары редакциясендә) белән билгеләнгән.

2019 елда республика бюджетыннан коммерцияле булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренең эчке инфраструктура объектларын ремонтлауны финанслауга 1:2 нисбәтендә 83,6 млн. сум бүлеп бирелгән. Бакчачыларның 32,8 км суүткәргечне, 19,4 км эчке юлларны, 80,4 км электр белән тәэмин итү линияләрен ремонтлауга чыгымнары капланган, шулай ук 4 трансформатор сатып алынган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан әлеге эшләрне 2020 елда уздыруга документлар җыю эше башланды. Эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауны финанслау программасында катнашырга теләгән бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36 йорт, каб.313. тел . 292-27-73.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International