13 гыйнвар көнне Үзәк балалар китапханәсендә уен элементлары белән «Иске Яңа елны күңелле каршылыйбыз» дип исемләнгән танып-белү программасы узды.
Үзәк балалар китапханәсе мөдире Ю.И. Агафонова балаларны Иске Яңа ел бәйрәменең барлыкка килүе, борынгы гореф-гадәтләр, Русьтә бу көндәге сынамышлар, традицияләр белән таныштырды. Алга таба чара Яңа ел викториналары, шулай ук "Теләк фараз ит", "Гадания", “Ел нинди булачак", " Киләчәкне китап буенча фаразлау" кебек фараз итүләр белән дәвам итте, чөнки элекке гореф-гадәтләр буенча 13гыйнвардан 14 гыйнвар төненә фаразлаулар кабул ителгән. Әлеге бәйрәм программасы бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте. Кызыклы фактлар белән танышу, шулай ук вакытны күңелле уздыру барлык катнашучыларның кәефен күтәрде һәм һәм якты эмоцияләр бүләк итте.