Түләүләргә акча федераль бюджеттан биреләчәк.
Россия мәктәпләренең сыйныф җитәкчеләре аена 5 мең сум күләмендә акча алачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында хәбәр итте.
"Укучыларга иң якыны аларның сыйныф җитәкчеләре. Балаларны укыту, тәрбияләү белән бәйле мондый даими эш — ул бик зур җаваплылык, һәм ул, әлбәттә, остазларның аерым әзерлеген һәм аларга аерым ярдәм күрсәтүне таләп итә. Шуңа бәйле рәвештә, 1 сентябрьдән сыйныф җитәкчеләренә федераль бюджет акчалары хисабына 5 мең сумнан ким булмаган күләмдә махсус өстәмә түләү кертү зарур дип саныйм», — диде РФ Президенты.
Искәртеп узабыз, РФ мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева хәбәр иткәнчә, укытучыларның хезмәт хакы Хезмәт кодексына кертелә торган төзәтмәләр нәтиҗәсендә федераль дәрәҗәдә гарантияләнәчәк. Төзәтмәләрдән соң укытучыларның хезмәт хакы фондының 70% ы окладларга бер ставка өчен китәргә һәм 30% ы гына төрле өстәмәләргә бүленергә тиеш.
Элегрәк «Татар-информ» МА Татарстанда «Земство укытучысы» федераль программасында катнашу өчен гаризалар кабул ителүен хәбәр иткән иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча 13 җиңүче билгеләнәчәк, аларга миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсацион түләү түләнәчәк. 2020 елда «Земство укытучысы» программасын Россия Президенты Владимир Путин узган елда Федераль Җыенга Юлламасында башлап җибәрергә тәкъдим итте.