15 гыйнвар көнне үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 3 нче сыйныф укучылары өчен «Бертуган Гриммнар әкиятләре иленә сәяхәт» дип исемләнгән әдәби викторина үткәрделәр.
Балаларны үзәк балалар китапханәсе мөдире Ю.И. Агафонова бертуган Гриммнар – агалы-энеле Якоб һәм Вильгельм тормышыннан һәм иҗатыннан кызыклы фактлар белән таныштырды. Чарада катнашучылар үзләренең активлыкларын һәм яхшы белемнәрен күрсәттеләр, уен-викторинадагы сорауларга дөрес җавап бирделәр. Балалар зур кызыксынучанлык белән ил буйлап сәяхәт иттеләр, аларның төп халкы – әкиятләр белән таныштылар. Уен барышында укучылар игелеклелек һәм явызлык, хезмәт сөючәнлек һәм ялкаулык, ярдәмчеллек һәм битарафлык төшенчәләре турында белделәр. Бу чарага китапханәчеләр «Бертуган Гримм әкиятләре иленә очу» дигән китап-иллюстрацияле күргәзмә әзерләделәр, аның буенча яшь укучыларга дөнья балалар әдәбиятының алтын фондына кергән агалы-энеле Гриммнар әкиятләренә күзәтү үткәрелде.
Чара бертуган Гриммнарның «Горшочек каши” әкияте буенча мультфильм карау белән тәмамланды. Әлеге очрашу күңелле һәм дустанә шартларда узды.