16 ноябрь - Халыкара толерантлык көне

2012 елның 16 ноябре, җомга
16 ноябрьдә бар дөнья халыкара толерантлык көнен билгели. Үзәк китапханәнең уку залында үткәрелгән “Без төрле, ләкин бер җирдә яшибез” толерантлык дәресе шушы көнгә багышланган иде. Чараның максаты яшь буында әйләнә-тирә дөньяга толерант мөнәсәбәт тәрбияләү иде. Баш китапханәче Гөлшат Ризванова “толерантлык” сүзенең мәгънәсен аңлатты, балаларны толерантлык һәм сабырлык көненең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, толерант мөнәсәбәтләр формалаштыру буенча күнегүләр үткәрде. Балалар анда актив катнаштылар. Җәмгыятьтә толерант мөнәсәбәтләрнең мөһимлеген күрсәткән кызның мескен картка карата мәрхәмәтлек вакыйгасы бик көчле фикер алышуларга китерде. Азакта балалар яфракларына үзләренең теләкләре һәм игелекле сүзләре язылган Толерантлык агачы “үстерделәр”. Чара барышында бу темага караган слайдлар күрсәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International