Урыссуда бүген “Ел тәрбиячесе-2020” бәйгесе узды

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Уруссуның 3 санлы балалар бакчасы базасында “Ел тәрбиячесе-2020” бәйгесенең район этабы узды.

 Алты тәрбияче мастер-класс күрсәтүдә, балалар белән эшләүдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бәйгенең беренче этабында 23 тәрбияче катнашкан. Алар жюрига үзләренең иҗади презентациясен, документларын һәм бөтен эшчәнлекләрен күрсәткән портфолиоларын тәкъдим иттеләр. Икенче этап – район этабына районыбызның төрле балалар бакчаларыннан алты тәрбияче үткән.

 Һөнәри яктан үсү, аралашу, тәҗрибә уртаклашу, актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү белән отышлы әлеге бәйгеләр. Тәрбиячеләргә уңышлар теләп калыйк, ә кемнең районда этабында җиңеп чыгуы турында газета битләреннән укып белә алачаксыз.

ФОТО:http://yutazy.ru/photo/v-urussu-segodnya-prokhodit-konkurs-vospitatel-goda-2020

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International