Урыссуда «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының зональ этабы узды

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Конкурста Азнакай, Баулы, Бөгелмә һәм Ютазы районнары мәктәпләре катнашты.

Командалар үзләренең «визит карточкаларын» һәм конкурс нигезләмәсе буенча махсус проектлар тәкъдим иттеләр. Сыйныфларның эшчәнлеге белән конкурс башланыр алдыннан махсус күргәзмәдә танышырга мөмкин иде. Конкурста Ютазы районы Урыссу гимназиясенең 7а сыйныфы укучылары һәм аларның ата-аналары җиңде. Икенче урында - Азнакай һәм Бөгелмә районнары, өченче - Баулы шәһәренең 6 нчы урта мәктәбе укучылары. Урыссу гимназиясе укучылары конкурсның республика этабында район данын яклаячак.

Фото:http://yutazy.ru/photo/v-urussu-proshel-zonalnyy-etap-respublikanskogo-konkursa-sekrety-druzhnogo-klassa

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International