Татарстанда урам күрсәткечләре ике дәүләт телендә йөз процентка рәсмиләштерелгән.
21 гыйнварда ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы утырышы узды. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы яза.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшов үз докладында хәбәр иткәнчә, 2019 елда ике дәүләт телендә рәсмиләштерелгән урам күрсәткечләренең өлеше 100% тәшкил иткән. Ул дүрт районның – Чистай, Менделеевск, Актаныш, шулай ук безнең районның уңышларын аерым билгеләп үтте. «Ел нәтиҗәләре буенча алар барысы да йөз процент күрсәткечләргә иреште», — дип билгеләп үтте спикер.
ТР Дәүләт торак инспекциясе ел дәвамында торак йортларда ике дәүләт телендә адреслы атрибутика торышын тикшерде. Владимир Кудряшов билгеләп үткәнчә, тикшерү барышында тугыз районда, тикшерүләрне көтеп тормыйча, аларны бетерү зарурилыгы ачыкланган.