Район аграрчылары агымдагы елга эш планын билгеләде

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген район авыл хуҗалыгы коллективлары җитәкчеләре һәм белгечләре «Тимербаев» фермер хуҗалыгы базасында узган семинар-киңәшмәдә 2019 елга йомгак ясады.

Көннең беренче өлешендә район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Акбаш авылында урнашкан «Тимербаев» фермер хуҗалыгы базасында малларны кышлату барышы белән якыннан танышты. Алар терлек торакларында булды, маллар рационын өйрәнде. Аяз Әдип улы, продукция җитештерүне тагын да куәтләндерү максатында, фермер Әнәс Тимербаевка техник тәэмин ителешне камилләштерү өстендә чаралар күрү бурычын йөкләде.

Семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә район аграрчылары узган хуҗалык елында ирешкән уңышлар турында сөйләштеләр һәм җитештерү тармагында күзәтелә торган кимчелекләрне юк итү максатында эш планын билгеләделәр.

Илмира ГАЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International