Бүгенге көндә " Урыссу» сәнәгать паркы территориясендә 16 резидент эшли - бу шәхси предприятиеләр һәм җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр.
Сәнәгать паркы мәйданчыгында берничә яңа предприятие ачу буенча әзерлек эшләре алып барыла: аларның кайберләре теркәлү һәм килешүләр төзү стадиясендә, кемдер җир рәсмиләштерү белән мәшгуль, ә кемдер-биналарны әзерләү һәм ремонтлау белән мәшгуль.
Аяз Шәфигуллин һәр резидент белән аерым әңгәмә корды, сорауларга җавап бирде, проблемалары белән кызыксынды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә әлеге объектта булган төп проблемаларның берсе – җылылык булмау.