Цифрлы эфир телетапшыруына күчүдә халыкка ярдәм күрсәткәннәре өчен Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр: башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлегенең баш белгече Вероника Андреева, башкарма комитетның мәгариф бүлеге методисты Нина Якимова , Иске Урыссу урта мәктәбе укытучы-оештыручысы Илшат Хәбиров.
Билбау көрәше буенча спорт мастерлыгына кандидат Милена Зиннуровага Ютазы муниципаль районы башлыгының рәхмәт хаты тапшырылды.
Киңәшмәдә, шулай ук, яңа кадрлар билгеләнде: Әбсәләм авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп Гөлназ Кубашева, Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Вилдан Садретдинов билгеләнде.