Урыссу - Октябрьский күпере янында «Тоннель» рейды үткәрелде

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

2020 елның 27 гыйнварында 06-00 сәгатьтән 08-00 сәгатькә кадәр Урыссу-Октябрьский автомобиль юлының өченче километрында Ютазы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелде. Рейдның максаты - юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларга юл куймау, эчке эшләр Министрлыгы исәп-хисапларын тикшерү, җинаять һәм хокук бозуларны кылган өчен эзләнүдә булган затларны ачыклау. Барлыгы 86 автомашина тикшерелде, 9 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды.

Рейд барышында исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче машина йөртүче ачыкланган. Әлеге гражданин медицина тикшерүен узудан баш тартты, РФ административ хокук бозулар кодексының 12.26 маддәсендәге беренче өлеше буенча административ беркетмә төзелде һәм карап тикшерү өчен Ютазы районы җәмәгать судына җибәрелде. Транспорт чарасы  «Урыссу» юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесенең махсус тукталышына куелды. Конструкциягә законсыз кертелгән үзгәрешләр булган автомобиль белән идарә итү, транспорт чарасы белән идарә итү, үзе белән машина йөртү таныклыгы булмаган, куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозып, транспорт чарасы белән идарә итү һәм пычрак дәүләт номерлары белән автотранспорт белән идарә итү кебек хокук бозулар ачыкланды.

Рейдка Ютазы районының алты ЮХИДИ хезмәткәре, полициянең участок уполномоченные һәм прокуратураның оператив вәкиле җәлеп ителде.

Әгәр йөртүченең исерек хәлдә, яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән транспорт чарасы белән идарә итүенең шаһиты булсагыз, әлеге мәгълүматны 2-66-02 телефоны буенча Ютазы эчке эшләр бүлегенең кизү бүлегенә хәбәр итә аласыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International