Татарстанның кечкенә юл иминлеге инспекторлары беренче сыйныф укучылары белән бергә «Йорт – мәктәп – йорт» дигән мавыктыргыч сәяхәттә булдылар

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

ЮХИДИнең яшь ярдәмчеләре яшь җәяүлеләр белән шәһәр урамнары буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар.

Модельләштерелгән юл шартларында кечкенә инспекторлар үз тәрбияләнүчеләренә мәктәпкә кадәр куркынычсыз маршрут күрсәттеләр, юл йөрү өлешенең светофорның рөхсәт итү сигналына һәм көйләнми торган җәяүлеләр кичүендә күчү үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре беренче сыйныф укучыларының игътибарын яшерен куркынычлыкка, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәсәң, бик җиңел эләгә торган «юл ловушкалары»на юнәлттеләр. «Юл билгеләре» пазлларын җыеп, чарада катнашучылар тагын бер кат аларның әһәмиятен кабатладылар. Беренче сыйныф укучылары өлкән иптәшләреннән яктырткыч   кайтаручы элементлар алдылар, алар белән караңгы вакытта яшь җәяүлеләр юлда яхшы күренәчәк. Һәр балага тематик белешмәлек һәм «Куркынычсыз юл» дип исемләнгән матур китап тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International