Блокадалы икмәк "Бөтенроссия акциясе кысаларында, 4б сыйныф укучылары өчен "Блокадалы икмәк" дигән чара үткәрелде

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Балаларга Ленинград блокадасы һәм анда яшәгән кешеләр турында сөйләделәр. Алар ачлык - ялангачлыктан үлгәннәр. Бик азлары гына  исән кала алган. Балалар Ленинград халкының гомерен саклап калган икмәк турында белделәр.
 Ә иң мөһиме, икмәкне нәрсәдән пешергәннәрен, аны тәүлегенә 125 грамм бирүләре балалар өчен шаккаттыргыч булды. Балалар «Блокада балалар күзлегеннән.Ул вакыт балалары» дигән темага  видео карадылар,  түгәрәк өстәл артында әңгәмә кордылар. Укучыларга икмәк алыр өчен бирелә торган «карточка» һәм камалыштагы паек – 125 граммлы кара икмәк кисәкләре күрсәтелде. Шулай ук балалар "Әлифба Морзе" һәм "Соңгы юллама" уеннарында катнаштылар, биремнәр үтәделәр. Чара ахырында истәлеккә фото ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International