Бүген үзәкләштерелгән китапханә системасы хезмәткәрләре язучы Антон Павлович Чеховның тууына 160-ел тулу уңаеннан Урыссу бистәсе халкы өчен әдәби акция уздырды.
Китапханә хезмәткәрләре район мәдәният йорты мәйданыннан узып баручы һәр кешегә язучының тормыш юлы һәм иҗаты, әсәрләре һәм аның турында булган кызыклы фактлар язылган буклетлар тараттылар. Акциянең максаты – район халкын язучы иҗаты белән якыннанрак таныштыру, аның әсәрләрен укырга җәлеп итү.