Хөрмәтле район халкы!

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Сезгә Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан 2020 елга "Гаилә архивын тапшыр" бәйгесен үткәрү турында хәбәр итәбез.

Бәйгедә катнашу өчен сайлап алу тәртибе, сроклары, шартлары һәм критерийлары белән http://arhiv.tatarstan.ru "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге Татарстан Республикасы Дәүләт архивының рәсми сайтында таныша аласыз. Моның өчен  «Грантлар», «Архив конкурслары» вкладкасына керү кирәк.

Конкурста катнашу өчен муниципаль этапта гариза электрон рәвештә һәм/яки алдан, почта аша Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге адресына җибәрелә.

Архив бүлегенең урнашу урыны: Урыссу ш.т. б., Пушкин ур., 38 йорт.

Бүлек телефоны: 8 (85593) 2-66-40.

Конкурс документларын бирү вакыты — 2020 елның 6 февраленә кадәр.

Әлеге конкурста актив катнашуыгызны сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International