Бәйрәкә авылында район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигулллин, “АгроМир” җәмгыятенең күзәтчелек советы рәисе Сирин Галиев һәм район тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче башка хезмәт җитәкчеләре катнашында узган халык белән очрашуда Бәйрәкә авылы яшәешенә һәм үсешенә хас булган кискен проблемалар турында уртага салып сөйләшү булды.
Узган елда Бәйрәкә халкы түләгән үзара салым хисабына норматив хәлгә китерелә башлаган авыл юлларын ремонтлау эшләрен быел да дәвам итү өчен, Сирин Галиев авыл җирлеге башлыгы Альбира Әхмәтшинаны эшне тагын да активлаштырырга чакырды. Моннан тыш, ул авыл территориясендә яшел үсентеләр утыртуның җитәрлек булмавын, моннан биш ел элек, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысасында утыртылган посадкада да тернәкләнеп китә алмаган агачларны яңарту өстендә чаралар күрелмәвен тәнкыйть итте.
- Бәйрәкә авыл җирлегендә, районда гына түгел, аның чикләрендә дә көчле икътисады белән дан тотучы агроколлектив урнашкан. Димәк, авыл җирлеге дә аңа тиң булырга тиеш, - дип сүз алган район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин, Бәйрәкә авыл җирлеге җитәкчелегенең авыл тормышын тагын да төзекләндерү өстендә эшләп җиткермәвенә басым ясады.
Гражданнар җыенында халык полиция участок уполномоченные мәгълүматын, 2019 елда район тормышында булган вакыйгалар һәм төзелеш турында чыгышлар тыңлады.
Яшәүчеләрдән кергән бердәнбер сорау – авыл халкы, җирлектә модульле ветеринария пункты була торып та, малларны ясалма орлыкландыру өчен технолологны, акча түләп, башка торак пункттан алып килергә мәҗбүр. Аяз Әдип улы район дәүләт ветеринария хезмәте җитәкчесенә тиз көннәрдә бу сорауны уңай якка чишү бурычын йөкләде.
Гражданнар җыены күңелле миссия белән тәмамланды – шәхси ярдәмче хуҗалыгында өч баш сыер асраучы Рәфис Баяҗитов район җитәкчесеннән кыйммәтле бүләк – савым аппараты кабул итте. Сүз уңаеннан, җыен башланганчы район мәдәният йорты артистлары җирле үзешчән сәнгать осталары белән берлектә тәкъдим итә торган кечкенә генә концерт программасы да ял мизгелләре бүләк итә.
Илмира ГАЛИЕВА