Ютазы районына ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эшлекле визит белән килде.
Башкала кунагы район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин һәм аның беренче урынбасары Светлана Самонина белән очрашты. Равил Афраимовичның республиканың Көньяк-Көнчыгыш төбәгенә, шул исәптән Ютазы районына килүенең сәбәбе яз башланып, урманнарда янгын чыгу куркынычы туганчы, урындагы влась белән гадәттән тыш вакыйгаларга юл куймау сораулары турында уртага салып сөйләшү, ике якны да борчый торган проблемаларны чишү юлларын табу. Министр, урманнарга ут белән зыян салуны булдырмау максатында, җир милекчеләре белән катгый эш алып баруны үтенде. Ютазы районы җитәкчелеге үз чиратында Куйбышев тимер юлыннан уза торган тепловозлар гаебе белән посадкаларга ут кабуын һәм аның дәүләт урманнарына күчү куркынычы янавын җиткерде. Бу сорауны чишүдә Равил Кузюров ярдәм итәргә вәгъдә итте. Аяз Шафигуллин шулай ук Ютазы районы территориясендә яшел үсентеләрнең җитәрлек булмавына һәм нәкъ менә безнең табигать шартларында тернәкләнеп китәргә сәләтле яшь үсентеләр белән ярдәм кирәклеген хәбәр итте. Җитәкчеләр уртак фикергә килде.
Илмира ГАЛИЕВА