Ютазы районы сәхнәләрендә смотр-бәйгеләре старт алды

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРныд 100 еллыгы уңаеннан районыбыз мәдәният йортларында смотр-бәйгеләре старт алды. Кичә аны беренчеләрдән булып Әбсәләм авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре башлап җибәрде.

Районның мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова Әбсәләм авылы халкын сәламләп: “Зал тутырып килгәнсез, димәк авыл халкы мондый смотрларга битараф түгел. Әлеге бәйгеләрдә үзешчәннәренең күпләп катнашуы мәдәният хезмәткәрләренең авыл халкы белән эшләвен сәтә”, - диде.

Әбсәләмлеләр бәйгене “Посылка җыю” йоласын күрсәтүдән башлап җибәрделәр. Сугыш чорында авылда калган хатын-кызлар җыелышып фронтта туган илебезне яклап көре солдатларга йон оекбашлар-бияләйләр бәйләп җибәрә торган булганнар. Шул рәвешле алар солдатларны кышкы суыктан берникадәр булса да саклап калырга, ярдәм итәргә тырышканнар. Әбсәләм артистлары әлеге күренешне сәхнәдән тулысынча ачып бирә алды. Йолада катнашкан олысы да, кечесе дә үз ролен бирелеп, җиренә җиткереп башкарды.

Иң кечкенәләр башкарган “Катюша” биюе залда утырган һәркемне елмаерга мәҗбүр итте. Бу көнне сугыш темасына залда яңгыраган җырлар һәм шигырьләр күңелне тетрәндергән булса, туган җиребезнең гүзәллеге, матурлыгы турындагы җырлар тамашачыларны яшьлеккә алып кайтты. 

Фото:http://yutazy.ru/photo/v-yutazinskom-rayone-startovali-smotry-konkursy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International