Кичә Салкын Чишмә авылы мәчетендә район мәхәлләләреннән җыелган имамнар дин тормышы белән бәйле көнүзәк сораулар турынды сөйләште.
Җыелышта Ютазы районы башлыгы урынбасары Зөлфия Әгълиева, ТР Көньяк-Көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, “Фәнис” мәдрәсәсе җитәкчесе Марат Мәрданшин катнашты. Зөлфия Мөслих кызы кыскача район тормышы белән таныштырды, гамәлдә булган федераль программалар турында мәгълүмат җиткерде.
Авыл имамнары зиратларда уза торган өмәләр, каберлекләр өстенә агач утыртырга рөхсәт итмәү турында фикер алыштылар. Зиратларны һәм мәчет биналарын, алар урнашкан җир участогын рәсмиләштерү буенча килеп чыккан проблемаларны чишү юлларын эзләделәр, мәктәпләрдә хәләл ризык кертү тәкъдиме белән чыктылар.
Марат хәзрәт хезмәттәшләрен киләчәккә планнар белән таныштырды. Алар арасында – балалар арасында Коръән уку һәм хатын-кызлар арасында мөнәҗәтләр әйтү бәйгеләре, спорт ярышлары һәм башкалар. Бу хакта тулырак язма белән район газетасының киләсе атна санында укырга мөмкин булачак.
Илмира ГАЛИЕВА