Димтамак авыл җирлегендә гражданнар җыены узган елда башкарылган эшләренә отчет тоту һәм агымдагы елга планнар билгеләү белән башланды.
Авыл җирлеге башлыгы Илгиз Сәлямов сүзләренә караганда, җирлектә демографик вәзгыять тотрыклы: 2019 елда балалар, моннан алдагы елга караганда, дүрткә күбрәк туган, вафат булучылар саны икегә кимегән.
Димтамак авыл җирлегендә 2019 елда салымнар буенча йөкләмә 100 процентка үтәлгән. Төзекләндерү буенча да шактый чаралар күрелгән – юллар һәм су линиясе ремонтланган, урамнар яктыртылган һәм башкалар. Агымдагы елда да юлларны номатив хәлгә китерү дәвам итәчәк, әгәр яшәүчеләр үзара салымны тулы күләмдә һәм үз вакытында җыйса... Моннан тыш, 2020 елга билгеләнгән эшләр арасында урамнарны яктырту, карт агачларны кисү, яшь үсентеләр утырту, Яссытугай авылында яңа ФАП төзү...
Узган елда район эшчәнлеге һәм аның бүгенге тормышы турында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Светлана Самонина сөйләде. Аның сүзләре буенча, 2019 ел ахырында Урыссу бистәсендә күп балалы гаиләләргә җир бүлеп бирү өчен 80 участок межаланган һәм кадастр учетына куелган. Бу юнәлештә Димтамак авыл җирлегенең дә генераль планын үзгәртеп ясау бара, шуның нәтиҗәсендә күп балалы гаиләләрне тәэмин итү өчен 18 гектар җир межалана.
Светлана Петровна халыктан кергән сорауларга да җавап тотты. Асылда алар Екатериновка бистәсендә юл салу белән бәйле булды. Район җитәкчелеге бу мәсьәләне чишүдә ярдәм сорап республикага мөрәҗәгать иткән.
Район башлыгы бүләге – савым аппаратын өч баш сыер тотучы Рифкат Сәлямов кабул итте. Сүз уңаеннан, әлеге кеше 2020 елда эш башлаучы фермер буларак республика программасында катнашу өчен заявка биргән. Илгиз Сәлямов, шулай ук, җирлек тормышында актив катнашкан өчен “Уңыш” җәмгыяте директоры Айнур Әхмәдиевка һәм фермер Рамил Гәрәевка рәхмәт хатлары тапшырды.
Илмира ГАЛИЕВА