Кәрәкәшледә зиратлар төзекләндерүгә мохтаҗ

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

Кәрәкәшле авыл җирлеге җыенында катнашкан халык Көчле елга урамындагы инеш буенда үсә торган карт агачларны кисүне үтенеп, беренче ел гына мөрәҗәгать итмәде.

Бу участокта газ һәт электр линияләре узуын да исәпкә алсак, аларның борчылуы, әлбәттә, урынлы. Авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Хәмидуллина биргән җавап буенча шул аңлашылды: әлеге су буе табигатьне саклау заонасына керә. Һәм анда үзбелдекле нинди дә булса төзекләндерү чаралары күрү катгый тыела.

Урал бистәсе, Көчле елга урамы һәм башка зиратларда олы булып үскән агачларны кисешүдә халык ярдәм сорап, җыенда катнашкан район хакимияте вәкилләренә мөрәҗәгать итте.

Моннан тыш, торак пунктларда су кытлыгы күзәтелә. Авыл урамнарында ясалма яктылыкның җитәрлек булмавы ачыкланды. Кайбер гражданнар Кәрәкәшле авылы үзәгендә буш мәйданчык булуын һәм анда сквер ясау тәкъдимен кертте.     

Район эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченныйлары хезмәте начальнигы Рөстәм Ногоманов чыгышы күпкә кызыклырак һәм мәгълүматка бай булды.

Җыенны дәвам итеп, Кәрәкәшле имамы Ислам хәзрәт Җәлилов, Салкын Чишмә имамы Дамир Мөхәммәдиев җирлектә яшәүчеләр каршында отчет тотты. Район хакимияте вәкилләре 2019 елда башкарылган эшләр турында отчет бирде, алар 2020 елга чаралар планы белән таныштырды.

Чара шәхси ярдәмче хуҗалыгында биш сыер асраучы Зиләрә һәм Рөстәм Морәсовлар гаиләсенә савым аппараты тапшыру белән тәмамланды.

Илмира ГАЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International