Бүген авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләре һәм белгечләр, авыл җирлекләре башлыклары “Уңыш” җәмгыятендә, “Ансель Вафауллин” фермер хуҗалыгында 2019 елда дәүләт программалары нигезендә һәм хуҗалыкларның үз көче белән төзелгән өр-яңа сөт комплекслары эшчәнлеге белән танышты. Семинар-киңәшмә эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин катнашты.
Көннең беренче тәртибе буенча чарада катнашучылар Яссытугай авылында урнашкан “Уңыш” җәмгыяте фермасында булды. Аның директоры Айнур Әхмәдиев кыскача гына хуҗаҗык эшчәнлеге һәм яңа маллар торагында куелган эш тәртибе турында сөйләде. Ютазы авылында урнашкан фермер Ансель Вафауллин хуҗалыгында без савым залында заманча җиһазлар кулланып, савым процессы белән турыдан-туры таныша алдык. Белгечләрдә савымның компьютер программасына нигезләнгән булуы да зур кызыксыну уятты.
Семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә яңа елның беренче аена йомгак ясалды. Аяз Шафигуллин сөт җитештерү буенча динамиканы мактап телгә алса, ул агроформированиеләр вәкилләрен ит җитештерүне үстерү һәм яшь маллар үлеменә юл куймау өстендә ныклы чаралар күрергә чакырды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре техника ремонты һәм орлык фонды торышы буенча да чыгыш тотты.
Илмира ГАЛИЕВА