Урыссу бала тудыру йортында туган 2020 елның беренче сабыен тантаналы төстә чыгардылар

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

Линар һәм Айгөл Мортазиннар гаиләсендә әлеге бала көтеп алган беренчеләре. Яңа туган нарасыйга Амаль дип исем кушканнар.

Бүген Урыссу бала тудыру йортында тантаналы чара узды. 2020 елда Урыссу бала тудыру йортында туган беренче  сабыйны чыгардылар.  Яшь гаиләне әлеге истәлекле көннәре белән тәбрик итәргә район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, загс бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхретдинова килгән иде. 

Сергей Рузанов гаиләне шатлыклы вакыйга белән котлап, истәлекле бүләк һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннехановның котлау открыткасын тапшырды. 

- Безнең бурыч - илебезнең лаеклы һәм уңышлы гражданнары тәрбияләү.  Киләчәктә алар тарафыннан кабул ителгән карарлар аларның киләчәге нинди булуга турыдан-туры бәйле булачак. Сабыйыгыз сәламәт һәм бәхетле булып үссен! Сезнең гаиләгә тынычлык һәм иминлек телим, - диелә әлеге котлауда.

Лилия ГӘРӘЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International