3 февраль көнне Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Сталинград сугышы тәмамлануга 77 ел тулу уңаеннан «Җиңү хакында искә ал- Сталинград сугышы турында китап укы» дигән акция оештырдылар.
Аның барышында бу көнне китапханәгә килгән укучылар арасында «Сталинград сугышы сезнең өчен – ул... " дигән блиц – сораштыру үткәрелде, ул укучыларны 2 февральнең нәрсә аңлатуы турында уйланырга мәҗбүр итте. Әңгәмә вакытында укучылар Сталинград сугышын «XX гасыр сугышы»дип атадылар.
Абонементта «Сталинград. 200 батырлык көне” дип аталган китап күргәзмәсе оештырылган иде. Анда М.Шолоховның «Они сражались за Родину», Ю. Бондаревның «Горячий снег», В. Гроссманның «Жизнь и судьба», В. Некрасовның «В окопах Сталинграда», К. Симоновның «Дни и ночи», «Живые и мертвые» әсәрләре, М. Луконина, Е. Долматовский, А. Сурков, А. Прокофьев шигырьләре тәкъдим ителгән иде. Китап укучыларга 77 ел элек булган вакыйгаларны искә алу өчен, Бөек Ватан сугышы турында китаплар көн дәвамында тәкъдим ителде.
Уку залында Коррекция мәктәбе укучылары өчен “Сталинград. 200 батырлык көне" дип аталган хәтер сәгате узды. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Рузилә Гәрәева Сталинград шәһәрен саклаучыларның бөек батырлыгы, бердәмлеге һәм кыюлыгы турында сөйләде. Шәһәр өчен сугышлар хакында чыгыш электрон презентация, документаль фильмнардан өзекләр күрсәтү белән үрелеп барды. Аннары укучылар белән кычкырып укулар булды. Богданов Илья, Степанов Роман, Локтев Вадим, Елисеева Дарья В.Богомоловның "За оборону Сталинграда” китабыннан "Мамаев курган" хикәясен һәм С. Алексеевның «Ни шагу назад» хикәясен укыдылар. Чара ахырында балаларга «Сталинград»дип аталган нәфис фильм күрсәтелде.