Ютазы муниципаль районында 2019 елда янгыннар буенча статистик мәгълүматларны анализлау нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсенең Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары буенча районара күзәтү эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге хезмәткәрләре 31 янгынның 17се торак фондта (гомуми саннан 54,84%) килеп чыга дип билгеләде.
Хәзерге вакытта янгынны ачыклау өчен күп санлы җайланмалар бар,аларның берсе - автоном төтен янгын хәбәр иткеч, аның бурычы – ут чыгуны теркәү һәм яшәүчеләргә вакытында хәбәр итү.
“Извещатель”нең әлеге моделе сизгер сенсордан, туклану элементыннан, яктылык датчигыннан һәм тавышлы хәбәр иткечтән тора.
Эш принцибы турында сөйләгәндә, шуны билгеләп узарга кирәк , ул шактый гади һәм бинада һава мохитенең торышына өзлексез мониторинг алып баруга нигезләнгән.
Автоном төтен янгын хәбәр иткечнең өстенлекләренә кертергә кирәк:
- тышкы электр чыганакларына ихтыяҗ булмавын;
- алыштырыла торган туклану чыганагын (батарейка);
- юнь бәяле булуын (данәсе өч йөз сум чикләрендә);
- эксплуатацияләүнең гадилеген;
- урнаштыруның җиңеллеген.
Игътибар итегез, мондый гади механизм сезнең туганнарыгызны һәм якыннарыгызны мөлкәтегезне югалтудан һәм гомерегезгә һәм сәламәтлегегезгә зыян китерүдән коткарып кала ала!