Бүген Ютазы районы Иҗтимагый советының Башкарма комитет җитәкчесе Аяз Шафигуллин белән түгәрәк өстәл артында очрашуы узды.
Очрашу башында Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары җыелучыларга 2019 елгы эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар турында сөйләде.
Киңәшмә барышында Иҗтимагый совет әгъзалары Аяз Шәфигуллинга район тормышының күп кенә өлкәләренә кагылышлы сорауларын бирә алдылар. Бу - район хастаханәсе медицина хезмәткәрләренең компетентлыгы җитәрлек дәрәҗәдә булмавы да, проблемалы «юл урыннары» да, ташландык бакчалар да, үзара салым түләү мәсьәләсе дә, бистә эчендә чүплекләр урнаштыру да...һәм башка сораулар. Очрашу җылы шартларда узды. Кичектергесез хәл итүне таләп итә торган барлык сорауларны район Башкарма комитеты җитәкчесе контрольгә алды.