Шушы көннәрдә «Ютазы муниципаль районының иң яхшы муниципаль хезмәткәре” конкурсы җиңүчеләренең исемнәре билгеле булды.

2012 елның 27 ноябре, сишәмбе
Шушы көннәрдә «Ютазы муниципаль районының иң яхшы муниципаль хезмәткәре” конкурсы җиңүчеләренең исемнәре билгеле булды.
Бу конкурс 2011-2013 елларга муниципаль хезмәт үсеше программасының бер өлеше булып тора һәм җирле идарә өлкәсендә һөнәри казанышлары булган хезмәткәрләрне билгеләргә булыша. Моннан тыш, бәйге һөнәрнең абруен күтәрә һәм хезмәткәрләрнең иҗади мөмкинлекләрен ача.
Шулай итеп, район конкурсында беренче урынны хаклы рәвештә район советының беркетмәләр бүлеге начальнигы Литфия Мөхәммәтҗанова алды. Призлы икенче урында район башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизация эшләре буенча ярдәмчесе Шәвәлиева Рәзидә. Иң яхшы хезмәткәрләр өчлеген опека һәм попечительләр органы баш белгече Роза Закирова япты. Бәйге җиңүчеләре дипломнар һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International