Урыссуда яшәүче Александра Четвертакова үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршы ала

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Урыссуда яшәүче Александра Григорьевна Четвертакова үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп уза. Әлеге көн уңаеннан башкарма комитет җитәкчесе Аяз Шафигуллин да аны туган көне белән тәбрик итте.

- Сезнең бала чагыгыз сугыштан соңгы иң авыр елларга туры килгән. Ачлык-ялангачлык, колхозда җир җимертеп эшләү, авырлыктан курыкмау – болар барысы да сезнең җилкәгә төшкән сынаулар. Бүгенге матур юбилеегыз уңаеннан сезгә саулык, якыннарыгызның җан җылысын тоеп яшәвегезне телим, - дип юбилярга чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды район җитәкчесе.

Александра Григорьевна тумышы белән Татарстанның Питрәч районы Колкомерка авылыннан. Сугыш башланганчы туган авылында 4 сыйныфны тәмамлый. Сугыштан соң әтисез үскән балаларны әнисе берьялгызы аякка бастыра. Сугыш тәмамлангач ул күрше авылга йөреп җиде сыйныфны тәмамлый һәм Казан шәһәренә шәфкать туташы булу өчен медицина училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач Мөслим районына эшкә юллана. Шунда кияүгә чыга. Тиздән алар Урыссуга күченеп киләләр һәм лаеклы ялга чыкканчы Александра Четвертакова Урыссу үзәк хастаханәсенең инфекция бүлегендә шәфкать туташы булып эшли.

Әлеге истәлекле көн уңаеннан аны районның ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова да тәбрик итте. Ул Александра Григорьевнага Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International