Безнең район данын «Урыссу гимназиясе»МББУ ата-аналар комитеты командасы яклады.
Конкурста катнашучыларга мәктәп, муниципаль һәм зона этапларын узарга туры килде. Беренче икесендә 2000 нән артык ата-аналар комитеты катнашты. Финалга республиканың төрле районнары һәм шәһәрләреннән 27 команда чыкты. Көн саен эштән соң әзерләндек, җиңел булмады, диләр ата-аналар.
Финалда конкурсантлар визит карточкаларын тәкъдим иттеләр, проектлар якладылар, иҗади номерлар күрсәттеләр. Конкурсның юнәлешләре төрле булды. Быел алар юбилей даталарына - Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде. Гимназиянең ата-аналар комитеты үзенең «Мәдәни гаилә - мәдәни ил» проектын тәкъдим итте.
Алсу Әсәдуллина, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары: «Проектлар төрле, бу-туган якны өйрәнү, теге яки бу пунктта яшәүче халыкларның мәдәниятен өйрәнү. Бу - күп кенә коллективлар тарафыннан сәхнәдә тәкъдим ителгән халык иҗаты да. Фантазияң ничек эшли ала, ул менә бүген монда күрсәтелде».
«Урыссу гимназиясе» МББУның ата-аналар комитеты призер булды һәм кыйммәтле бүләкләр - "Ривьера" аквапаркына билетлар, "Россия-минем тарихым" интерактив күргәзмәсенә бару өчен сертификат, портатив музыка колонкасы белән бүләкләнде.
Аларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез! Креатив һәм тату ата-аналарга, актив һәм позитив балаларга уңышлы чыгыш ясаулары өчен рәхмәт белдерәбез.