Ачык күңелле, шаян, акыллы һәм сәләтле кеше һичшиксез үз юлын табарга тиеш. Әгәр дә ул юл хезмәт эшчәнлеге белән тәңгәл килә икән, бу бәхет!
Нәкъ менә шундый ир-егет Урыссудагы 3 санлы урта мәктәптә тарих, җәмгыять белеме һәм физик тәрбия укытучысы булып эшли . Шулай ук ул «Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм мәктәп баскетбол командасы тренеры да булып тора.
Нигъмәтуллин Рөстәм Фәрагать улы Урыссу бистәсендә туып үсә. Гаилә кора, тормыш иптәше белән өч кыз тәрбиялиләр.
Урыссудагы 4 санлы мәктәптә (хәзер 2 нче санлы мәктәп) белем ала . Мәктәп эскәмиясеннән үк физкультура укытучысы булырга хыяллана. Икенче сыйныфта физик тәрбия укытучысы Харисов Рамил Хатыйм улы җитәкчелегендә баскетбол белән шөгыльләнә башлый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогика институтына физик культура факультетына укырга керергә тели, тик керү имтиханнарында беләге имгәнеп, укырга керә алмый кала. Октябрьский шәһәрендә «Ягулык - энергетика комплексында коммерция эшчәнлеген оештыру» белгечлеге буенча нефть көллиятен тәмамлый.
Студент елларында кичләрен балалар-яшүсмерләр спорт клубында тренажер залы тренеры булып эшли. Клуб директоры Т. Н.Кукунина киңәшенә колак салып, читтән торып Алабуга дәүләт педагогика университетының тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы белгечлеге буенча укырга керә. 1998 елдан башлап Урыссуның 1санлы урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшли, шунда ук укучылар өчен баскетбол буенча тренировкалар оештыра.
"Яшь чакта Зоя Григорьевна Глушкова җитәкчелегендә туризм, ориентлашу белән шөгыльләндем. Район командасы белән республика ярышларында катнашып, призлы урыннар алып кайта идек. Походларга йөрдек, гитарада уйнап, җырлар җырладык, күңелле иде. Ул вакытта шигырьләр яза идем, өйрәтмә буенча гитарада уйнарга өйрәндем. Шигырьләрне көйгә салу ошый башлады, үзем язган матур гына җырлар барлыкка килде”, - дип искә ала Рөстәм Фәрагатович.
1997 елда, көллиятне тәмамлаганнан соң, педагогик университетка укырга кергәч, Рөстәм беренче тапкыр «Дубравушка» балалар сәламәтләндерү
лагерена вожатый булып урнаша. Балалар белән уртак тел таба белү, күңелле иҗади холкы эшендә зур ярдәм итә.
Шул вакыттан башлап Рөстәм Фәрагатович һәр җәй бу лагерьда балаларга позитив кәеф һәм күңелле ял бүләк итә. Аның мәзәкләрендә һәм җырларында берничә буын үсте инде.
Мин үзем дә “Дубравушка”да ял иткән кеше. Бик күңелле була иде, аның Ходайдан әйдаман булуына ышандым! Балалар өчен шулкадәр кызыклы конкурслар, уеннар уйлап таба иде остазыбыз. Ул безнең яраткан әйдаманыбыз иде, шундый шаян һәм кирәк вакытта таләпчән дә. Аны барысы да бик ярата! Ул вакыттан бирле балаларның бу искиткеч педагогка мөнәсәбәте һич үзгәрмәгәндер дип уйлыйм.