Әбсәләм авылы халкы район җитәкчелеге белән узган очрашуда үзләрен барчыган барлык сорауларны да көн кадагына чыгарды.
Әлбәттә, җыен 2019 елда башкарылган эшләр һәм агымдагы елга бурычлар турында чыгыштан башланды. Аны Әбсәләм авыл җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Гөлназ Кубашева ясады. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Светлана Самонина район эшчәнлеге турында отчет тотты.
Трибуна артында урын алган район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин исә җирле халыкны борчуга салган сорауларга җавап тотты. Алар искергән электр терәкләрен һәм чүп контейнерларын алмаштыруга, караңгы урамнарны яктыртуга, юл буйларында уза торган өмәләргә, кыргый этләрнең “этлегенә”, фельдшер-акушерлык пунктының кысын булуына кагылды.
Шул ук вакытта Әбсәләм авылында яшәүчеләрне агымдагы елда күңелле эшләр дә көтә – республиканың “Безнең ишек алды” программасы буенча берьюлы берничә күп фатирлы йорт алды территориясе төзекләндереләчәк.
Илмира ГАЛИЕВА