Ютазы районында Казан кунаклары

2020 елның 7 феврале, җомга

Районыбызда ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75-еллыгы уңаеннан “Ютазының җиде капкасы” проектын тәкъдир итү кичәсе кысаларында, җирле Бөтендөнья татар Конгрессы оештырган зур чара узды.

Шул уңайдан районыбызга Казан шәһәреннән мәртәбәле кунаклар килде. Алар - Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, филология фәннәре кандидаты Илгиз Халиков һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы каршындагы Республикада традицион мәдәниятне үстерү үзәге методисты Сөмбел Вәлиәхмәтова.

Кунакларны Иске Урыссу авыл җирлегендә зурлап каршы алдылар. Монда ук алар өчен кул эшләре күргәзмәсе һәм фольклор кичәсе әзерләнгән иде. Ә бүген кунаклар ТАССРның 100 еллыгын һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсенең киңәйтелгән утырышында һәм «Ютазы районының 7 капкасы» проектын тәкъдир итү кичәсендә катнаштылар.

Фото:http://yutazy.ru/photo/v-yutazinskom-rayone-gosti-iz-kazani

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International