Гимназия директоры Г. Н.Белалова укыту-тәрбия эшләре нәтиҗәләре, гимназия һәм педагогларның олимпиада хәрәкәтендәге уңышлары, иҗади конкурслар һәм ярышлар турында сөйләде.
Әмма күңелле вакыйгалар белән беррәттән, гимназия тормышында бездән һәм әти-әниләрдән аерым игътибар таләп итүче проблемалар да туа. Бөтен Россия, педагоглар, ата - аналар җәмәгатьчелеген балаларның акылын томалаган көн кадагындагы проблема - яшүсмерләр тарафыннан СНЮС дигән психотроп препаратларны куллану мәсьәләсе борчый. Интернет бу матдәләрнең һәркем сатып алырлык һәм зарарсыз булуын рекламалаучы блогерларның видеороликлары белән тулы.
Гөлдания Нурлыгаяновна ата-аналарны балаларын күз уңыннан ычкындырмаска - аралашу даирәсенә, дуслар һәм очраклы танышларга игътибар итәргә чакырды.
Әлеге сорау буенча Урыссу район үзәк хастаханәсенең табиб-инфекционисты Хәбибуллин Фәрит Зөфәрович җентекле аңлатма бирде.
Чыгышының ахырында Фәрит Зөфәр улы грипп һәм коронавирус профилактикасы турында да сөйләде.
Җыелышка ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Ютазы районы буенча иҗтимагый ярдәмчесе Р.К. Муллагалиева чакырылган иде.
Рима Кәримовна хәзерге шартларда яшьләрне тәрбияләү, патриотизм роле турында сорауны күтәрде. Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүне оештыру һәм гамәлгә ашыру проблемасы хәзерге шартларда аеруча актуальләшә бара, бу дәүләт, җәмгыять һәм һәр кеше өчен милли идея буларак патриотизмның әһәмиятен арттыруга бәйле. Россиянең прогрессив үсеше аларның актив патриотик позицияләренә бәйле яшь буында мондый сыйфат формалаштыру аеруча мөһим.