Чемпионат Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.
Россиянең төрле төбәкләреннән 250 дән артык спортчы катнашты. Ярышларның хөрмәтле кунагы бокс буенча Россиянең атказанган спорт мастеры Софья Очигава булды.
Рифкать Мөхәммәтшин җитәкчелегендә шөгыльләнүче Аиша Неделькина ун көн дәвамында Казанда әзерлек узды.
- Аның тырышлыгына, үҗәтлегенә сокланырга гына кала. Авыру сәбәпле, мин аны ярышларда катнаштырмаска дигән карар кабул иттем. Әмма ул: “Әгәр сез мине алып китсәгез, мин үземә моны гафу итмәячәкмен. Бу ярышлар минем өчен бик мөһим» - диде. - Чыннан да, һәр алышта ул үзенең чын боксчы булуын исбатлады", - дип сөенә үз тәрбияләнүчесенең уңышларына "Атлант" спорт мәктәбе тренеры Рифкать Мөхәммәтшин.